ТЕОЛОГИЯ СТУДЕНТЛАРЫ ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДӘРЕС-ЯРЫШТА КАТНАШТЫЛАР
16-нчы декабрь көнне 2 курс теология студентларында Батыршина Г. Г. һәм Гәрипова-Хәсәншина В.М. татар теленнән дәрес-ярыш оештырдылар. Студентлар ике командага бүленеп (команда исемнәре дә бик матур сайланган иде: «Бәрәкәт» һәм «Камиллек»), татар теле дәресләрендә алган белемнәрен курсәтте. Ярыш бик кунелле утте, студентларыбыз канәгать калды. Бәйгедә «Камиллек» командасы бераз гына алга китеп җиңеп чыкты.
Кафедра үз исеменнән ике командага да истәлекле бүләкләр тапшырды һәм бергәләшеп чәй эчәргә дип баллы ризык бүләк итте.
Әлеге дәрес-ярыш, үз чиратында, семестр ахырында студентларның белемен тикшерү алымы да булып торды.